Äsbäptirä |
ИжИж (лат. тат. İj, рус. Иж) елгасы, Каманың уң кушылдыгы. Елга башы Удмурт Республикасында, тамагы Гөлширмә аланы (Әгерҗе районы) янында. Озынлыгы 226 км (Татарстанда 97 км), бассейнының мәйданы 8478 км². Республикада төп кушылдыклары: Әгерҗе, Чаж, Көтмәс, Барҗы елгалары. Суның уртача еллык чыгымы 587 м³/с (1979). Суның иң аз вакытындагы минеральләшүе 300—500 мг/л. Минераль су чыганаклары бар. Татарстан республикасының табигать истәлеге (1978). Иж буйларында Әгерҗе һәм Удмурт Республикасының башкаласы Ижау урнашканнар. |