ÄsbäptiräBaşqa tellärdä |
Дала ЗәеДала Зәе (Зәй, рус. Зай, лат. тат. Zəy) елгасы, Каманың сул кушылдыгы. Лениногорск районында Михайловка авылы янында башлана, тамагы Түбән Кама шәһәреннән 7 км көньяк-көнбатыштарак. Озынлыгы — 270 км, бассейнының мәйданы — 5020 км². Төп кушылдыклары: Урман Зәе, Мошкара, Зәй-Каратай, Урсала, Акташ, Шумыш елгалары. Зәй шәһәреннән 2 км төньяктарак, Урман Зәе белән кушылганнан соң елганың түбән агымы (55 км) Зәй дип атала. Су чыгымы Зәй районының Иске Палчиково авылы янында 489³/с (1979). Елга тамагында уртача еллык су агышы катламы 130 мм. Су агышы бик нык көйләнгән. Суның минеральләшүе 2000—3000 нән алып 5000—8000 мг/л га кадәр. Елга бассейнында Зәй сусаклагычы һәм Карабаш сусаклагычы урнашкан. Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978). |